Алар "кондиционер авыруын" хәтерләтә
Татарстан Республикасы Төбәк белән идарә итү үзәгенең туры эфирында Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казан Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков коронавирсның яңа штаммнары турында сөйләде.
Белгеч сүзләренчә, иң беренче симптомнар кешенең кондиционер астында утырганын хәтерләтә.
Шулай ук авыруның фарингиттан, ларингиттан башлануы да аермачык үзенчәлекләр булып тора. Тамагында авырту хисе, йотканда кыенлык барлыкка килә. Беренче симптомнардан соң берничә көн югары температура тора.
Жаворонков еш кына яңа штаммалар белән авыручылар өйдә дәвалана, аларга хастаханәгә озату таләп ителми, дип өстәде.
Төгәлрәк: http://agryz-rt.ru/news/zdorove/nazvany-pervye-simptomy-novykh-shtammov-covid-19