Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды
Әгерҗе районы прокуратурасы 28 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү) гаепле дип тапкан.
Судта 2022 елның 20 маенда хөкем ителүченең исерек килеш руль артына утыруы ачыклана. Кызыл Бор авылының совхоз урамында шоферны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатты. 2020 елда ир исерек килеш руль артына утырган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.
Суд гаеплене 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү белән 160 сәгать мәҗбүри эш рәвешендәге җәзага тартты.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Тулырак мәгълүмат: http://agryz-rt.ru/news/dorozhnyiy-patrul/v-agryzskom-raione-osuzden-28-letnii-muzcina-za-upravlenie-avtomobilem-v-netrezvom-vide