2022 елның августында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

2022 елның августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы карамагындагы алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең 2022 елның I яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча утырышы булды.

Ваклап сату базарындагы вәзгыять: законнардагы үзгәрешләр, контроль-күзәтчелек органнарының муниципаль берәмлекләр белән алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү мәсьәләсе буенча үзара хезмәттәшлеге формалары. Штрафларны түләттерү эше турында Яр Чаллы территориаль органы начальнигы Вафина Гөлшат Тавис кызы сөйләде.

Муниципаль берәмлекләр проблемалары буенча Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Вәлиев Азат Рөстәм улы, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетлары җитәкчеләре - Павлов Олег Николаевич, Актаныш муниципаль районы - Ильясов Рөстәм Алмаз улы, Минзәлә муниципаль районы - Кәримов Марат Ришат улы, Алабуга муниципаль районы - Нургаянов Ленар Фәрит улы, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе-Павлов Олег Николаевич, Актаныш муниципаль районы-Ильясов Рөстәм Алмаз улы, Минзәлә муниципаль районы-Кәримов Марат Ришат улы, Алабуга муниципаль районы-Нургаянов Ленар Фәрит улы, Алабуга муниципаль районы -- Сәлахов Фәрит Шәүкәт улы, Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад, ТОСЭР һәм эшмәкәрлекне үстерү буенча урынбасары Әхмәтов Ленар Раил улы, Тукай муниципаль районы җитәкчесенең беренче урынбасары Яббаров Ильмир Назыйф улы катнашты.

Киңәшмәгә ведомство карамагындагы районнарның эчке эшләр бүлекләре башлыклары, район үзәк хастаханәсе баш табиблары, «Бургарпиво» ААҖнең маркетинг һәм сыра кайнату компаниясе бүлеге җитәкчесе Зарипов Эдуард Илгиз улы, «АБ ИнБев-Эфес» АҖ филиалының сату буенча территориаль менеджеры Пузиков Александр Вячеславович, «Алкторга»ҖЧҖ вәкилләре чакырылган иде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Әхмәтханов Җәүдәт Йосыф улы утырышка йомгак ясады һәм уртак эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International