Әгерҗе көрәшчеләре пьедесталга күтәрелделәр

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

60 килога кадәр үлчәүдә Булат Минханов – икенче урында

Кичә Чаллы шәһәрендә яшүсмерләр арасында Республика көненә багышланган милли көрәш бәйгесе узды. 

Анда Чаллы, Минзәлә, Тукай, Алабуга, Зәй, Түбән Кама районнарыннан көрәшчеләр бил алыштылар. 

Ярышта Әгерҗе спорт мәктәбеннән тренер Рамил Шәрәфетдинов кулы астында шөгыльләнүче яшь спортчылар да сынатмадылар. 
60 килога кадәр үлчәүдә Булат Минханов – икенче, 55 һәм 40 килога кадәр үлчәүләрдә Руслан Чувашов һәм Адам Трейдин өченче урыннар алдылар.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/agere-korascelare-pedestalga-kutareldelar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International