Коммуналка бурычларын кичерергә мөмкиннәр

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Субсидия түләүне дә дәвам итәчәкләр

Нигезле сәбәп булган очракта, россиялеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычларын кичерергә тәкъдим итәләр. Шул хактагы карар проектын РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы әзерләгән. Бу турыда «Известия» газетасы документка сылтама белән хәбәр итә.

Әйтик, стационарда дәваланучылар, хезмәт хакын ала алмаучылар, якын туганнары вафат булган кешеләрнең (һ.б.) бурычларын кичерергә һәм ташламалар бирергә тәкъдим ителә.

Моннан тыш, министрлык мондый кешеләргә субсидия түләүне дәвам итү тәкъдиме белән чыга. Хәзер исә, бурычлы кешеләрнең түләнмәгән счетлары булса, аларны субсидиядән мәхрүм итәләр.

Ведомствода фаразлауларынча, әлеге яңалык «торак бинага һәм коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидияләр бирүнең адреслылыгын арттырырга, шулай ук икътисадның тотрыксызлыгы шартларында ярдәм чараларын нәтиҗәлерәк кулланырга» мөмкинлек бирәчәк.

Документ проектын тиешле барлык процедуралар төгәлләнгәннән соң Хөкүмәткә тапшырырга ниятлиләр.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yuridik-dnya/kommunalka-buryclaryn-kicererga-momkinnar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International