Кара крыжовникның нинди файдасы бар?

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Анда «бәхет гормоны» дип аталган серотонин гормоны бар

Чаллыда яшәүче диетолог Гүзәл Овчинникова кара крыжовникның файдасы турында аңлаткан. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Гүзәл Овчинникова кара крыжовникны иң яхшы җиләкләрнең берсе дип саный.

Кара крыжовник ашкайнату процессын стимуллаштыра, организмнан радиоактив элементларны чыгарырга ярдәм итә, организмда авыр металлар туплануны киметә.

Крыжовник согын нурланыш авыруын дәвалаганда кулланалар.

Анда «бәхет гормоны» дип аталган серотонин гормоны да бар.

Кара крыжовник организмда интерферон барлыкка килүгә дә ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/bakchachy-pochmagy/kara-kryzovniknyn-nindi-faidasy-bar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International