Әгерҗедә 14 сайлаучы вакытыннан алда тавыш бирде

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Районда өстәмә сайлаулар уза

Бүген Әгерҗенең 8 нче номерлы бер мандатлы сайлау округында "Әгерҗе шәһәре"муниципаль берәмлеге депутатларын сайлау бара. 466 нчы сайлау участогына Димитров, Калинин, Г.Камал, Энергетиклар, Чехов, Октябрьнең 50 еллыгы урамнарында яшәүчеләр беркетелгән. Барлыгы 922 сайлаучы.

Шуларның 13е-сайлауларда беренче тапкыр катнашкан 18 яшьлек сайлаучылар. Ә 14 сайлаучы вакытыннан алда тавыш бирде.

466 нчы сайлау участогы иртәнге 7дә үз ишекләрен ачты. Сайлау комиссиясе әгъзалары беренче сайлаучыларга бүләкләр тапшырды. Беренче тапкыр сайлауларда тавыш бирүче яшь егетләр өчен дә бүләкләр әзерләнгән.

Беренчеләрдән булып участокка хезмәт ветераны Марс Шәйдуллин да килде, ул гомерен авыл хуҗалыгында эшләүгә багышлады.

- Мин гомер буе иртәнге сайлауларга киләм. Бу бит бәйрәм. Безнең округ буенча сайланган депутат халык мәнфәгатьләрен яклар дип ышанам, - диде ул.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/14-izbiratelei-progolosovali-dosrocno-v-agryze

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International