Данир Сабиров гаиләсендә никах туе узды

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Җырчы, юмор остасы Данир Сабировның туганнан туган энесе Илзир сөйгәне белән никах укыткан, дип хәбәр итә "Интертат".

«Бүген «кечкенә генә буйлы» туганнан туган энемнең никах мәҗлесендә, киленнең өендә кунак булдык. Бәхетле булыгыз, балакайларым. Аллаһы Тәгалә бәрәкәт бирсен», – дип язып калдырган Данир Сабиров.

 Һәрвакыт шаян Данир видеоязма да төшергән. Ул анда әнисеннән никах турындагы хис-кичерешләрен сөйләтә.

«Бик күңелле мәҗлес булда, аеруча да мулла ошады. Яшь кенә егет, бик күңелле итеп алып барды никахны», – дип ихластан сөйләгән Флүзә апа.  

«Хәзрәтләргә күз ату гөнаһ, Флүзә ханым», – дип шаярткан аны малае. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/trda-milli-proektlar/danir-sabirov-gailasenda-nikax-tue-uzdy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International