Игътибар! ОСАГО бәясе үзгәрә

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

11 сентябрьдән иминиятчеләр, ОСАГО бәясен исәпләгәндә, оригиналь автозапчастьләрнең аналоглары бәясен куллана башлаячак. Ә 13 сентябрьдән бу төр иминият буенча тарифлар коридоры тагын да киңәйтелә, дип хәбәр итә Татар-информ.

РИА Новости икътисадчы Егор Клопенко сүзләренә сылтама белән шул турыда яза.

Җиңел автомобильләр өчен база ставкасы йөртүченең яшенә, стажына һәм башка билгеләр буенча 1646-7535 сум тәшкил итәчәк.

«ОСАГО базарында тарифлар коридоры киңәйтелә. Иминиятчеләргә иминият бәясен исәпләгәндә оригиналь булмаган запас частьләр бәясен файдаланырга рөхсәт ителә. Болар бары тия аварияләре булган йөртүчеләрдә генә чагылыш табачак, башкалар үзгәрешләрне сизмәячәк, ә компанияләр ярдәм алачак», – дигән «Прайм» агентлыгына икътисадчы Егор Клопенко.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yoldyznam/igietibar-osago-baiase-uzgara

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International