Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк
12 авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Татарстан фермерлары 1,2 млрд сумлык продукция саткан. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярминкәләрдә сатып алучылар өчен продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителә-бәрәңге, суган, кишер, шикәр, ашлык, сөт, ит, казылык продукциясе, сырлар, бал һәм башкалар.
Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанның 14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Яшел Үзән районнарының ике мәйданчыгында, Түбән Каманың өч мәйданчыгында уза. Моннан тыш, республиканың 26 районында төрле ярминкәләр оештырыла. Сәүдә мәйданчыклары эшенә 32 район һәм 12 меңнән артык транспорт җәлеп ителгән.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Республика халкы 15 мең тоннадан артык яшелчә, шул исәптән 9,7 мең тонна бәрәңге, шулай ук 192,2 тонна кранда сөт, 1,2 мең тоннадан артык ит, шул исәптән 770,5 тонна сыер ите һәм 1,5 млн данә йомырка сатып алган.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/selskoe-hozyaistvo/fermery-rt-smogli-prodat-produkciiu-bolee-cem-na-12-mlrd-rublei-na-iarmarkax