Район хакимиятендә «Әгерҗе хәбәрләре» редакциясе корреспондентын бүләкләделәр

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Әгерҗе районы журналистларын хөрмәтләделәр.
Бүген хакимият бинасында узган "Эшлекле сишәмбе" киңәшмәсендә Әгерҗе районының Юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләрен яктыртучы журналистлар бүләкләнде.

Ике номинациядә ("юл хәрәкәте кагыйдәләре - тормыш кагыйдәләре" һәм "юл рыцарьлары") 3 нче урынны алган "Әгерҗе хәбәрләре" редакциясе корреспонденты Саматерина Самсонова «Ышаныч һәм куркынычсызлык» массакүләм мәгълүмат чараларының ХХ республика конкурсында Диплом белән бүләкләнде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Линар Нургаянов тапшырды.
Шулай ук җирле радиотапшырулар хезмәткәрләре Миләүшә Кәрамова һәм Гөлия Закирова да бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International