Бүген бу сумма-524 мең сум.
2022 елда ана капиталы күләме 524 мең сум тәшкил итте. 2023 елның 1 февраленнән ул 11,9% ка индексацияләнәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
"Ана капиталы-бала туганда социаль ярдәмнең иң зур чарасы. Аның күләме 2022 елда 524 мең сум тәшкил иткән. Бу күләмдә беренче баласы 2020 елдан башлап туган гаилә капиталы бирелде. Әгәр гаиләнең моңа кадәр ана капиталына хокукы булмаган икән, икенче яки аннан соңгы балалар туган очракта, дәүләт ярдәме күләме 693 мең сум тәшкил иткән», — дип белдерде ул.
Ана капиталы программасын тормышка ашыра башлаганнан бирле төбәктә 386 мең сертификат рәсмиләштерелгән. Соңгы өч елда сертификат актив тәртиптә рәсмиләштерелә. 2022 елда Пенсия фонды тарафыннан ана капиталына 23,5 мең сертификат һәм яңа туган балаларга 35,5 мең шәхси счет рәсмиләштерелгән. Ике документ та баланың әнисенең шәхси кабинетына бердәм дәүләт хезмәтләре порталында бала туу турындагы таныклыкны рәсмиләштергәннән соң килә.