Чистарту эшләре этаплап бара.
Әгерҗе коммуналь хезмәтләре кар чистартуны дәвам итә. Көчәйтелгән режимда төнлә дә эшлиләр, дип хәбәр итә районның матбугат хезмәте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, оператив эш өчен күп санлы кар чистарту техникасы һәм МУП эшче көче җәлеп ителгән. Йорт яны территорияләрендә дә актив эш алып барыла.
Шәһәр территориясеннән кар чыгару дәвам итәчәк: халыкка һәм автотранспорт хуҗаларына коммуналь хезмәтләр эшенә аңлау белән карарга ышандырырлык үтенеч.