Әгерҗедә туып үскән Азат Әхмәтшинга ТР Президенты Рәхмәте белдерелде

2023 елның 3 феврале, җомга

Бүләкне ТР Транспорт министрлыгының йомгаклау коллегиясендә тапшырдылар.
Әгерҗедә туган якташыбыз Әхмәтшин Азат Илгиз улына Татарстан Республикасының социаль - икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән өчен ТР Президентының Рәхмәте белдерелде. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Нургаянов үзенең рәсми битләрендә хәбәр итә.

"Лаеклы бүләк белән котлыйм! Бу шәхси уңыш тарихы гына түгел, ә чын профессиональлек, югары эшкә сәләт һәм үз эшенә мәхәббәт кебек сыйфатлар күрсәткече!"- дип яза Ленар Фәридович.

Бүген бүләкне ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә тапшырдылар.

2016 елдан Азат Әхмәтшин «Содружество»АҖ генераль директоры булып тора.

1968 елның 10 мартында Әгерҗедә туган. «Локомотив»белгечлеге буенча Россия Дәүләт ачык Техник университетын тәмамлаган. 1990 елдан Әгерҗедә тимер юлда хезмәт эшчәнлеген башта тепловоз машинисты ярдәмчесе, аннары электровоз машинисты булып башлый. 1998 елдан 5 ел дәвамында Әгерҗе локомотив депосының баш инженеры булып эшли.

2003 елдан шәһәр яны элемтәсендә пассажирларга хезмәт күрсәтү дирекциясендә эшли башлый. Ике ел дәвамында Казан Дирекциясе башлыгы вазыйфасын били, аннары дүрт ел Ижау дирекциясен җитәкли. 2009 елда Әхмәтшин шәһәр яны элемтәсендә пассажирларга хезмәт күрсәтү буенча Горький дирекциясе белән җитәкчелек итә, ә 2010 елдан 2012 елга кадәр шәһәр яны элемтәсендә пассажирларга хезмәт күрсәтү буенча юл дирекциясенең баш инженеры булып эшли.

2012 елның февраленнән «Содружество» ААҖ генераль директоры вазыйфасына билгеләнгәнче, Әхмәтшин Горький тимер юлы поездлары хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча баш ревизор Аппаратында эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International