Район кулланучылар җәмгыяте пайчыларының отчет-сайлау җыелышы үтте

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Рашат Шәймарданов алда торган бурычларга тукталды.

“Бүген җитештерү күләме берничә тапкырга артты дип сөйли дә, предприятие алдына мөһим бурычлар куя да алабыз. Чөнки җитәкчегә дә, коллективка да ышаныч бик зур”, – дип ассызыклады Әгерҗе район кулланучылар җәмгыятенең отчетсайлау җыелышында “Татпотребсоюз“ идарәсе рәисе Рашат Шәймарданов. 

Рашат Рифкать улы ни әйткәнен яхшы аңлый. Ул Әгерҗе райпосының йомгаклау җыелышларында дүртенче ел рәттән катнаша һәм предприятиедәге хәлләр белән яхшы таныш. Чыннан да, яңа җитәкче килгәннән соң район кулланучылар җәмгыяте акрынлап булса да үргә үрмәли. Бу райпо идарәсе рәисе Рөстәм Ваһапов чыгышында да чагылыш тапты. Икмәк-азык комбинатын һәм  Красноборский кулланучылар җәмгыятен берләштерүче предприятие бүген ваклап сәүдә итүдән башлап балык эшкәртү һәм алкогольсез эчемлек җитештерүгә кадәр күптармаклы эшч әнлек алып бара. Узган ел тулаем товар әйләнеше 318 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Шунысы да сөендерә, көндәшлеккә карамастан 33 кибетнең берсе дә ябылмаган. Бер кибетнең айлык товар әйләнеше 460 мең сумнан артык.

Бу урында янә Рашат Рифкать улы сүзләрен мисалга китерү урынлы булыр:

– Район буйлап узганда мин Кырындыда һәм Көчектә кибетләргә тукталмый калмыйм. Элек аларда айлык товар әйләнеше 100-150 мең сум иде. Киштәләр ярымбуш. Сатучының йөзе караңгы. Андый товар әйләнеше белән сөенеп булмый, әлбәттә. Бүген киштәләр тулы. Үз товарлары да күп һәм ул сыйфатлы. Мин дә түзмәдем, ипине кибеттә үк авыз итеп карадым.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Рашат Шәймарданов алда торган бурычларга тукталды. Беренчедән, мәктәп туклануы буенча сәүдәдә катнашу. Икенчедән, якын
да гына урнашкан Ижау предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү. Өченчедән, Красный бор зонасында туризмның үсешен истә тоткан хәлдә, анда сәүдәне актив рәвештә үстерү.

– Элек без сезнең алга кибетләрне товар белән тутыру, бирәчәкләрне капл ау, җитештерүне җайга салу кебек гади генә бурычлар куйсак, хәзер ниләр эшләнгәнлеге турында ышанычлы рәвештә сөйли һәм алга баруыгызны таләп итә алабыз!  – дип ассызыклады Рашат Рифкать улы.

Ахырда бер төркем алдынгыларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International