Әгерҗе студенты иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалы студенты Виктор Иванов Белоруссиядә узган "Милләтләр беренчелеге" юниорлар арасында халыкара ярышларда берьюлы ике көмеш медаль яулады. Бу хакта аның тренеры Сергей чечгов хәбәр итә.
Виктор 10 км тимераякта шуу стилендә икенче урын алды, шулай ук 4*5 км катнаш эстафетада Россия җыелма командасы составында өченче этапта Иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Шул ук вакытта Татарстанда «Россия чаңгы юллары» 11 февральдә узачак. Казанда узышлар биш мәйданчыкта узачак.
ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриевның сүзләренә караганда, яңа мәйданчыкларның берсе « " Мирный»чаңгы-биатлон комплексы. Биредә дистанциядә яшь баскычларына карап, «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының аерымлык билгесен алуга дәгъва кылучылар чиратлашып чыгачак.
Шунда ук быел беренче тапкыр профессиональ спортчылар өчен 5 км һәм 10 км дистанциядә старт биреләчәк.
«Шулай ук Казанда мәктәп укучыларын һәм студентларны квота буенча чакырабыз. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән төркемнәргә дә старт биреләчәк, җитәкчеләр өчен матди ярдәм күрсәтеләчәк», - дип хәбәр итте Садриев.
"Россия чаңгы юлы" 41 нче тапкыр уза. Анда республиканың барлык районнары да катнашачак. Садриев фикеренчә, Татарстанда чаңгы ярышлары-иң популяр спорт төрләренең берсе. Узган ел стартка төбәктәге 130 меңгә якын кеше чыкты. "Быел без аларның саны ким булмас дип өметләнәбез", - дип өстәде спикер.
Барлык мәйданчыкларда да зур мәдәни программа, призлар уйнату һәм башка күңел ачу, шулай ук иҗат коллективлары чыгышлары әзерләнгән.