Татарстанда халыкны гадәттән тыш хәлләрдән яклау планы эшләнде

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Графикта үзгәрешләр булырга мөмкин.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин 2023 елның язгы ташу чорында республика халкын һәм территориясен яклау буенча чаралар планын раслады. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Планда каралган эшләрнең үтәлешен контрольдә тоту ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына йөкләнгән. Ведомство вәкилләре 16 майга кадәр башкарылган эшләр турында хисап тотарга тиеш.

Документ гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм халыкны, хуҗалык һәм торак объектларны, гидротехник корылмаларны, юлларны һәм күперләрне саклау максатыннан эшләнгән. 

Җирле үзидарә органнарына, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссияләренә план нигезендә гадәттән тыш хәлләрне бетерү эшен контрольдә тоту йөкләнде. Шулай ук 1 апрельгә кадәр аларга ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына язгы ташу планы һәм нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирергә кирәк.

План муниципалитетларны язгы ташуга әзерләүне, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең республика торак пунктларына чыгуларын оештыруны, халыкны өлешчә эвакуацияләү планнарын төгәлләштерүне, су басу мөмкин булган зоналардан авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм башка чараларны күздә тота.

Экология министрлыгы хезмәткәрләренә сыек калдыклар җыелу, агу химикатлары һәм чистарту корылмалары урыннарында өске суларның сыйфатын күзәтергә, ә ЭЭМ вәкилләренә су объектларында боз тыгыннарын бетерү өчен шартлаткыч матдәләр ташуны тәэмин итәргә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International