Әгерҗедә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И. Э. Фәйзуллин булды

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Җитәкчеләр Чайковский һәм Чапаев урамнарындагы котельныйларда булдылар.
Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Нургаянов проблемалы объектларны Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Мансур улы Айзатуллин белән карап чыкты.

Җитәкчеләр Чайковский һәм Чапаев урамнарындагы котельныйларда булдылар, Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалының капиталь ремонт таләп итүче тулай торагын карадылар. Алга таба уртак эш планнары турында фикер алыштылар.
""Мәсьәләләрне вакытында һәм сыйфатлы хәл итү буенча конкрет бурычлар куелды", - дип хәбәр итә үзенең телеграмма-каналында Ленар Нургаянов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International