Татарстанда " Земство фельдшеры»программасы дәвам итә.
Бер ел элек кенә ачылган хәзерге поликлиникада үзен медицинага багышларга хыялланган 9, 11 сыйныф укучыларын ачык йөз белән каршы алдылар. Быел Ачык ишекләр көне «ак халатлы фәрештәләр» фестивале һәм «Бердәм Россия «белән минем карьерам» проекты кысаларында узды, дип хәбәр итә Әгерҗе РҮХ.
Анда мәшгульлек үзәге белгечләре, булачак педиатр, хастаханәнең максатчан белгече Айсылу Гобәйдуллина катнашты. Очрашу барышында Айсылу укучыларны медицина университеты факультетлары, уку шартлары, кызыклы студентлар тормышы белән таныштырды.
Район хастаханәсенең кадрлар бүлеге начальнигы Алсу Шәрәфетдинова укучыларга максатчан юнәлеш буенча укырга керү тәртибен аңлатты. Укуын тәмамлаганнан соң яшь белгеч туган районына кайтырга һәм өч ел эшләргә тиеш. Районга килгән яшь белгечләргә «Земский доктор» һәм «Земский фельдшер»программалары буенча акчалата түләүләр каралган. «Земский доктор» программасы буенча район үзәгенә килгән табибларга 1 млн сум, авылда эшләргә теләүчеләргә 1,5 млн сум бүлеп бирелә. Авылга килгән фельдшерларга 750 мең сум акча түләнә.
Поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Данис Шәймуллин очрашуда катнашучыларны поликлиника буенча экскурсия ясарга чакырды. Ул катнашучыларны заманча җиһазлар, табибларның һәм башка медицина белгечләренең эш шартлары белән таныштырды.