Туры аралашу форматы һәрвакыт кирәк.
Бүген Әгерҗе районы делегациясе Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы хуҗалыкларының терлекчелек фермаларына бару белән булган күчмә киңәшмәдә катнаша. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җаббаров җитәкли.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Фәрид улы Нургаянов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гаскәр улы Гатауллин, Әгерҗе ит комбинаты директоры Михаил Дмитриевич Батанов, "Тугызбуй" агрофирмасы директоры Фәнис Миннефаяз улы Йосыпов, "Назар" ширкәте директоры Әдил Наил улы Латыйпов һәм "Ува-молоко" ширкәте директоры урынбасары Александр Александрович Деев Түбән Көек һәм Олы Әтнә «Тукай» агрофирмасында булдылар.
Хуҗалык җитәкчеләре саву залы булган 1200 һәм 2400 башка исәпләнгән сөт комплексын, сөт блогы булган ике бозау абзарын, 600 башка исәпләнгән бозау караганнар.
"Тәҗрибә уртаклашу буенча мондый очрашулар бик кирәк һәм мөһим. Туры аралашу форматы һәрвакыт кирәк. Алга таба да үз тәҗрибәләребезне камилләштерү максатыннан системалы эш алып баруны дәвам итәчәкбез", - дип ассызыклады үзенең телеграм-канале Ленар Нургаянов.