Иртәгә Әгерҗедә «Татарстан чаңгы юлы-2023» узачак

2023 елның 10 феврале, җомга

Әгерҗе һәм бөтен Татарстан старт ала.
11 февральдә "Орешник" урман массивында "Татарстан чаңгы юлы-2023"үткәрелә. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучыларны теркәү 10.30 сәгатьтә.

Ярышлар Мәскәү вакыты белән 11.00 сәгатьтә башлана.
Чараның максаты-ТР Әгерҗе муниципаль районында чаңгы ярышларын популярлаштыру һәм үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә этәрүче шартлар тудыру, иң көчле спортчыларны һәм командаларны ачыклау, ярышларда катнашучыларның спорт осталыгын арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International