Бәйрәм чаралары 3 июньгә планлаштырылган.
Район хакимиятендә «Семык» республика бәйрәменә әзерлек буенча Координация советы утырышы узды.
Быел мари мәдәнияте бәйрәмен Әгерҗе районында – Пелемеш авылында уздырырга карар кылынды.
Киңәшмәдә Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Оксана Михайлова бәйрәм программасы концепциясен тәкъдим итте. ТР Халыклар дуслыгы йорты, ТР мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге, режиссерлар төркеме, шулай ук ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зариповтан тәкъдимнәр кабул ителде.
Алга таба совет ике атна саен җыелачак, шул исәптән урынга чыгып та.