Зона туры кабат Әгерҗедә узачак.
«Ел тәрбиячесе» республика конкурсының зона туры быел Әгерҗедә узачак.
20 февральдә 8 нче балалар бакчасында район этапларында җиңгән Әгерҗе, Менделеевск, Минзәләдән өч тәрбияче үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтәчәк.
Безнең район данын Ирина Морадова (8 нче балалар бакчасы), Эльвира Гәрәева (9 нчы балалар бакчасы), Гөлнара Хәлилова (Терса балалар бакчасы) яклый.