Район советы утырышы булачак

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Көн тәртибенә ике мәсьәлә куелган.
16 февральдә сәгать 11да Әгерҗе муниципаль районы Советының XXVI утырышы администрациянең актлар залында узачак.

Көн тәртибе:
1.    Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләп кую турында
2.    2023 елда Әгерҗе районы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү турында.
Сессиягә район Советы депутатлары, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, Иҗтимагый совет һәм яшьләр парламенты әгъзалары чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International