Стартка 300дән артык кеше чыкты.
Бу шимбә көнне "Орешник" ял паркының урман массивында «Татарстан чаңгы юлы - 2023»узды. Спорт чарасының төп максаты-Әгерҗе муниципаль районында чаңгы ярышларын пропагандалау һәм популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм катнашучыларның спорт осталыгын күтәрү, иң яхшы спортчыларны ачыклау.
Бу көнне катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Нургаянов сәламләде. Ачылу тантанасыннан соң ярышларга тантаналы старт бирелде. Традиция буенча беренче булып VIP - узышта катнашучылар старт алды. Стартка барлыгы 300дән артык кеше чыкты. Алар арасында мәгариф учреждениеләре укучылары, спорт ветераннары, төрле оешма һәм предприятиеләр вәкилләре бар.
«Татарстан чаңгы юллары» нда катнашучыларның барысы да 1, 2, 3 нче урыннарны яулап, ярышларның төп атрибутын – фирма башлыкларын бүләк иттеләр.