Агымдагы мәсьәләләрне катгый контрольгә алырга кирәк.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов күрсәтелә торган медицина хезмәтләренең сыйфатын тикшерү максатыннан поликлиникада булды. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фикер алышуда поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Данис Шәймуллин катнашты. Ул кадрлар, медицина җиһазлары һәм офис техникасы белән тәэмин ителеш, аларны хәл итү проблемалары һәм эш барышы турында сөйләде.
Ленар Фәритович диспансерлаштыру, вентиляция камерасын һәм лифтны эш хәленә китерү, башка мәсьәләләрне катгый контрольгә алырга кирәклеген билгеләп үтте.
Шулай ук җитәкче алдагы эш процессын оештыру буенча теләкләрен һәм кисәтүләрен әйтте һәм алга таба уртак чишелеш өчен өстенлекле мәсьәләләрне билгеләде.