Ә сез үз сәламәтлегегезне тикшердегезме?
Районда диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүе кампаниясе дәвам итә.
Быел үз сәламәтлекләрен бушлай тикшерү мөмкинлегеннән районның 8 меңгә якын кешесе файдалана ала.
Әгерҗеләргә район үзәк хастаханәсенең 206нчы Кабинетына, авыл халкына – Красный бор участок хастаханәсенә, үз табиб амбулаторияләренә, фельдшер-акушерлык пунктларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Белешмәләр өчен Телефон – 26922.