Әгерҗедә 2023 елның беренче игезәкләре туды

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Саннар нәрсә турында сөйли

ГХАТ бүлеге мәгълүматларына караганда, февраль аенда районда 10 сабый туган: 6 малай, 4 кыз.

Денис һәм Алинә Степановлар гаиләсендә игезәкләр – Богдан һәм Алиса дөньяга килә.

Районда яшәүче 18 кеше үлгән. 5 пар өйләнештеләр, шулкадәр аерылыштылар.

Чагыштыру өчен: 2022 елның февралендә 11 бала туган, 38 кеше үлгән. 5 пар никахларын рәсмиләштергәннәр, 12 гаилә таркалган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International