Әгерҗедә яңа парк барлыкка киләчәк

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Эшләр 30 ноябрьгә тәмамланырга тиеш

Әгерҗедә 19,5 млн сумга Ленин паркын төзекләндерәчәкләр. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Шәрипов хәбәр итә.

Заказчы-Татарстанның Главинвестстрой. Эшләрнең подрядчысы - СтройГрад (Әгерҗе) ҖЧҖ. Эшләр 2023 елның 30 ноябренә тәмамланырга тиеш.

Элегрәк Әгерҗедә бу мәсьәлә буенча берничә тапкыр иҗтимагый фикер алышулар үткәрелгән иде, дип хәбәр итә районның матбугат хезмәте. Аларның барышы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Татарстан хакимияте республикада 19 иҗтимагый киңлекне төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 800 миллион сум акча бүлеп бирәчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International