Әгерҗедәге ярминкәдә 10нан артык авыл җирлеге үз продукциясен тәкъдим итәчәк

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Сәүдә ике мәйданчыкта алып барылачак.

11 мартта Әгерҗедә беренче язгы ярминкә узачак. Сәүдә ике мәйданчыкта алып барылачак: район мәдәният йорты каршында һәм район администрациясе бинасы каршында, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дилүс Гатауллин.  

Оештыручылар сүзләренчә, сатуда ит, сөт һәм сөт продуктлары, бал, яңа балык һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе булачак.

Үз продукцияләрен дә тәкъдим итәчәкләр:

Терсин
Старостяковское
Кудашевское
Яңа бәбәк
Бима
Иж-Бубинское
Исәнбай
Табарлинское
Крындино
Кадыбаш
Тугызьеллык
Шаршады авыл җирлекләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International