Әгерҗеләр-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Казан ЭКСПОдагы йомгаклау коллегиясендә

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Авыл хуҗалыгы-авыр һәм бик мөһим хезмәт.

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

"Авыл хуҗалыгы-авыр һәм бик мөһим хезмәт. Бу эш белән елына 365 көн дәвамында: игенчелекне, терлекчелекне үстерү, башка мәсьәләләр белән шөгыльләнергә кирәк. Һәм районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре хезмәтләренең оперативлыгы-безнең сыйфатлы эшебездә кирәкле элемент", - дип ассызыклады ул.

Коллегиядә Әгерҗе районыннан авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илүс Гатауллин йөзендә делегация, шулай ук инвесторлар, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International