Эшләр 16,5 млн.сумга бәяләнә.
Октябрьнең 50 еллыгы исемендәге СНТГА юлны Әгерҗедә вак таш-күл катнашмасы (ЩПС) белән каплыйлар. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Ниязов сүзләренчә, эшләр 16,5 млн сумга бәяләнә.
1,2 км юлны ремонтларга ниятлиләр. Эшләрне 2023 елның 20 октябренә тәмамлау таләп ителә.
Ел ахырына кадәр Татарстанда бакча җәмгыятьләренә керү өчен 14 юл ремонтланачак. Барлыгы республика буенча 22 СНТДА 16 километрдан артык юл тәртипкә китереләчәк.