Хатын-кызларга үз куллары белән ясалган чәчәкләр бүләк иттеләр.
Бүген Халыкара хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Әгерҗедә яшәүче хатын-кызларны язгы бәйрәм белән шәһәр урамнарында котладылар, дип хәбәр итә "Ровесник"яшүсмерләр клубы.
"Зәңгәр кош" отряды волонтерлары Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган котлау акциясендә катнаштылар: шәһәребездә яшәүче хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм үз куллары белән ясалган чәчәкләр бүләк иттеләр.