Татарстанлыга автомобильне тонировкалаган өчен өч тәүлек кулга алынды

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Автолюбитель таләпне санга сукмый

Әлмәттә Ленин урамында автоинспекторлар 28 яшьлек шофер идарә иткән «тонировкаланган» Honda автомобилен туктаттылар.

Тикшерү вакытында аның Моңа охшаш бозу өчен җәлеп ителгәнлеге ачыклана һәм аңа караңгы пыялалы автомобильне алга таба эксплуатацияләүне рөхсәт итмәү турында таләп бирелә. Шофер кабат хокук бозу очрагында полиция хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмаган өчен РФ Административ хокук бозулар Кодексының 19.3 маддәсе буенча җәлеп ителәчәк дип кисәтелә. Әмма бу таләпне автолюбитель игътибарга алмаган.

Суд карары буенча «тонировка» яратучыга 3 тәүлек кулга алынырга туры киләчәк.

Караңгы алгы пыялалы транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле хокук бозуларны профилактикалау буенча чаралар даими үткәреләчәк. 

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International