Хәзерге вакытта кирәкле күләмдә материал тупланган.
Агерҗе шәһәренең яшьләр берләшмәләре активистлары солдатларыбыз өчен окоп шәмнәре ясауларын дәвам итәләр.
Хәзерге вакытта кирәкле күләмдә материаллар җыелган, шуңа бәйле рәвештә, барлык шәмнәр гуманитар штабка җибәрелгәнче, җыю вакытлыча туктатылган.
Активистлар шәһәребезнең барлык битараф булмаган кешеләренә, "Җиңү волонтерлары" һәм "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" волонтерлык оешмаларына, шулай ук Агерҗе районы депутатларына банкалар һәм парафин биргән өчен рәхмәт белдерәләр.