2023 елның 1 июленнән җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан зыян күрүчеләргә айлык түләүләр МИР түләү системасы картасына күчереләчәк

2023 елның 10 марты, җомга

"Милли түләү системасы турында" 27.06.2011 елгы 161-ФЗ номерлы Федераль законның 30.5 маддәсенә ярашлы рәвештә күчеш чоры 2023 елның 1 июленә кадәр билгеләнгән

Агерҗе районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) хәбәр иткәнчә, җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан зыян күргән гражданнарга айлык түләүләрне алга таба күчерү өчен «МИР»Милли түләү системасының банк картасын рәсмиләштерергә кирәк.

«Милли түләү системасы турында» 27.06.2011 елгы 161-ФЗ номерлы Федераль законның 30.5 статьясына ярашлы рәвештә күчеш чоры 2023 елның 1 июленә кадәр билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, бу таләп башка түләү системаларының банк карталары счетларына айлык иминият түләүләрен алучы гражданнарга гына кагыла.

Үзгәрешләр түләүләрне почта элемтәсе бүлекчәләре аша китерү белән шөгыльләнүчеләргә, айлык түләүләрне кредит оешмаларындагы счетларга (вкладка), ягъни банк картасысыз китерү белән шөгыльләнүче башка оешмаларга кагылмаячак, алар өчен бернәрсә дә үзгәрмәячәк, түләүләр элеккечә үк график буенча китереләчәк.

Кредит учреждениесендә «МИР» картасы ачылганнан соң, счетның яңа реквизитларын алучының исәп-хисап (шәхси) эше урнашкан урын буенча Татарстан Республикасы буенча СФР бүлекчәләренә бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International