Әгерҗе студентлары чаңгы ярышлары буенча зона республика ярышларында район данын яклыйлар

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

28 мартта чаңгы ярышларының финал өлеше узачак.

Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалы хәбәр иткәнчә, ссузлар арасында спартакиада исәбенә чаңгы узышлары буенча зона республика ярышлары кызу бара. Ярышлар Сарман авылында уза.

Безнең колледж данын түбәндәге спорт талантлары яклый:

Митрофанов Клим
Куртеев Данил
Иванов Данил
Николаев Руслан

Митрофанов Клим һәм Куртеев Данил шәхси беренчелектә призерлар булалар, 2 һәм 3 урыннар яулыйлар. 28 мартта чаңгы ярышларының финал өлеше узачак. Балаларыбызга якты һәм матур җиңү телибез, сез күп күнегүләр ясадыгыз һәм без сезнең барысын да булдырачагыгызга ышанабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International