Хоккей сөючеләрне Татарстан Республикасы беренчелегенә чакыралар
12 мартта Теләче боз аренасында 2009-10 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
Әгерҗенең "Спутник" хоккей командасы "Авентадор" (Теләче) хоккей командасын 6:1 исәбе белән җиңде.
Егетләрнең тренеры-Евгений Александрович Грошев.
Сүз уңаеннан, уеннар дәвам итә.
Хоккей сөючеләрнең барысын да Татарстан Республикасы беренчелегенә чакыралар. 15 мартта 13:00 сәгатьтә 2012-13 елгы "Спутник" командасы бозда Ижевск хоккей командасы белән очрашачак, 18 мартта 13:00 сәгатьтә бозга 2009-10 елгы "Спутник" һәм Алабуга командалары чыгачак, ә 19 мартта 13: 00 сәгатьтә бозда "Спутник" һәм "Ак-Буре" командасы (Казан шәһәре) очрашачак.