Чарада 100гә якын бала катнашты.
14 март көнне Тирсә урта мәктәбендә укучылар өчен шагыйрь Чыңгыз Мусин исемендәге II төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Бу хакта район Мәгариф идарәсе хәбәр итә.
100гә якын укучы “Безнең төбәк авторларының әсәрләрен сәнгатьле сөйләү”, "Шушы яктан шушы туфрактан без", "Һәдия Ситдикованың иҗат остаханәсе”, китапнамә, әсәрләргә иллюстрацияләр ясау юнәлешләрендә үзләрен сынады.
Аларны тәҗрибәле остазларыбыз һәм "Яңарыш", "Әгерҗе хәбәрләре" журналистлары бәяләде. Әлеге чара укучыларның якташ язучылар иҗатын өйрәнүләрен, туган телләрендә иркен чыгыш ясауларын күрсәтте.
.jpeg)