Татарстанлыларны апрель һәм июнь айларында өстәмә ял көтә

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме даталары расланган.

Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен 2023 елда үткәрү даталарын билгеләүче указга кул куйды. Документ ТР җитәкчесенең рәсми сайтында бастырылган.

Ураза бәйрәме быел 21 апрельдә, ә Корбан бәйрәме 28 июньдә узачак. Бу көннәр ял көннәре булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International