Җир пайыннан ничек баш тартырга

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Сорыйсыз-җавап бирәбез

"Әгәр сиңа җир пайлары кирәкми икән, аннан баш тартырга мөмкин, дип ишеттем. Моның өчен кая барырга кирәк?»

А.Вәлиуллина.

Укучының соравына район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дилүс ГАТАУЛЛИН җавап бирә:

 - Җир пайыннан баш тарту өчен күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк (адресы: К.Маркс урамы, 74 йорт. Белешмәләр өчен Телефон 8-843-222-06-20). Үзегез белән паспорт һәм җир пайларының сезнең милкегездә булуын раслаучы документ, ягъни җир пайларын дәүләт теркәве турында таныклык булырга тиеш. Шулай ук район халкына җир пайларын максатсыз файдаланган очракта Россельхознадзор идарәсе белгечләренең хуҗаларына штраф салырга хокукы барлыгын да искәртәсе килә. Авыр хәлне булдырмас өчен, алардан баш тарту яхшырак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International