Шәһәрдә «иң кадерлесен бәйләгез»акциясе узды.
"Яшьтәшләр" яшүсмерләр клубының "Зәңгәр кош" отряды волонтерлары балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча "иң кадерлесен бәйләгез"акциясендә катнаштылар.
Акция Әгерҗе районы «БДД» ДБУ профилактика бүлеге башлыгы Раушания Тимкина, ТР Әгерҗе МР башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча гомуми бүлегенең әйдәп баручы белгече Мәҗитова Мга Сергеевна, юл-транспорт һәлакәтләре инспекторы Башаров Финарис белән берлектә узды.
Акция барышында балалар юл хәрәкәтендә катнашучыларга балаларны йөртү өчен тоткарлау җайланмаларын мәҗбүри куллану турында искәрттеләр һәм истәлекләр тапшырдылар.