Ярышларда 130дан артык бала катнашты.
19 мартта Ижевскта кызлар һәм егетләр арасында Эдуард Парфирьев истәлегенә багышланган кул сугышы буенча турнир узды. 130дан артык бала катнашкан.
Безнең егетләр өстәмә белем бирү педагогы Майоров Рөстәм Арикович җитәкчелегендә әлеге турнирда катнаштылар. Авыр көрәштә балалар 1 команда урынын алдылар. Нәтиҗәләр шундый:
1 урын - Кавиева Диана, Кавиева Альбина, Ситдыйков Радмир, Тукмачев Тимур, Денисова Алира, Женин Юрий, Раджабов Спартак.
2 урын - Әхмәтҗанов Илназ, Әхмәтҗанов Айваз, Хаҗиәхмәтов Максим, Михайлова Алефтина, Харитонов Георгий, Фазлыев Булат.
3 урын - Башарова Рианна, Йосыпов Аяз, Шәйхетдинов Адель.
Яхшы, егетләр! Шулай тотарга! Алга таба уңышлар һәм җиңүләр телибез.