Әгерҗедә яңа билгеләнү булды

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

РФ Эчке эшләр министрлыгы башлыгы билгеләнде.

РФ эчке эшләр бүлегенең Әгерҗе районы буенча җитәкчесе итеп Хуҗиәхмәтов Тимур Рәсим улы билгеләнде.

Тимур Рәсим улы 1984 елның 29 июнендә Әгерҗедә туган. Югары юридик белеме бар, Россия ЭЭМ Түбән Новгород академиясенең Ижевск филиалын тәмамлый.

Эчке эшләр органнарында Тимур Хуҗиәхмәтов 2001 елдан бирле. Тикшерүчедән полиция башлыгы урынбасарына кадәр хезмәт юлы узды. Өйләнгән, ике бала тәрбияли.

Бүләкләре бар: 1, 2, 3 дәрәҗә “Хезмәттәге аермалы өчен”, “ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәт өчен”, 2 дәрәҗә, “Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы”, “Төньяк Кавказда хезмәт өчен”, “ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәт өчен” күкрәк билгеләре, “ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре” күкрәк тамгалары.

Элегрәк вазыйфасын башкарган Роман Владимирович Водников Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге башлыгы вазифасына билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International