Әгерҗе мәктәбе педагогы бәйгенең республика этабында узды

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Конкурс нәтиҗәләре буенча Аделя Рамил кызы икенче урынны яулады.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Әгерҗе интернат-мәктәбе педагог-психологы Аделя Зәйнетдинова республикабызның "Педагог-психолог 2023" балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсының зона этабында районыбызны тәкъдим итте. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча Аделя Рамил кызы икенче урынны яулады. Хәзер аңа Казанда финал этабында чыгыш ясарга туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International