Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе», «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» республика конкурсларын уздыру турында игълан итә.
Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 307 нче кабинет. Документлар һәм гаризалар 2023 елның 22 мартыннан 6 апреленә кадәр кабул ителә. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Конкурслар үткәрү буенча конкурс комиссиясе утырышы 2023 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында түбәндәге адрес буенча уздырыла: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 й.
Конкурсларда җиңүчеләргә бүләкләү тәртибе һәм документлар рәвешләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырыла http: //agro.tatarstan.ru/, «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә, бүлектә - «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә, алга таба - «Иң яхшы ЛПХ, КФХ, СПоК, СП» Конкурсында, алга таба - «2023» бүлекчәсендә. (https://agro.tatarstan.ru/konkursi-luchshie-lph-kfh-spok-sp-5283789.htm)
Элемтә өчен телефоннар: (843) 221 76 85, (843) 221 76 54, (843) 221 76 88(88 01).