Сөткә бәяләр кимерме?

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе аңлата


Соңгы вакытта редакциягә мондый мөрәҗәгатьләр килде: «Сөткә бәяләр бик нык төшә диләр. Бу безне бик борчый. Чөнки күпчелек авыл җирлегендә яшәүчеләрнең төп кереме сөт һәм сөт продуктларын сатудан кергән табыш. Сез бу сорауны аңлата алмас идегезме?" 

Шушы көннәрдә шушы ук сорау буенча Сосново авылыннан шалтыраттылар. «Сөтнең сатып алу бәясе тотрыклы булгач, без сыерларның баш санын арттырдык. Хәзер, бәя төшәчәк, дип ишеткәч, йокы качты...»

Бу сорауга ачыклык кертү өчен, без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс ГАТАУЛЛИНУга мөрәҗәгать иттек.

- Без бу проблема турында хәбәрдар, - ди җитәкче. - Аны республика дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк, чөнки бу күренеш безнең район өчен генә хас түгел. 22 мартта бу мәсьәлә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган киңәшмәдә күтәрелде. Шуңа бәйле рәвештә һәр районда шәхси ярдәмче хуҗалыклардан җыелган сөткә бәяләр төгәлләштерелде. Киләчәктә бу мәсьәлә республика җитәкчелеге тарафыннан контрольгә алыныр дип өметләнәбез. Ә без, үз чиратыбызда, бу темага кагылышлы барлык яңалыкларны сезгә җиткерәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International