Ураза һәм Корбан бәйрәме даталары расланды
Рәис Рөстәм Миңнеханов 2023 елда Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәмен уздыру датасын билгеләгән указга кул куйды. Документ ТР җитәкчесенең рәсми сайтында бастырылган.
Ураза гаете быел 21 апрельдә, ә Корбан гаете 28 июньдә узачак. Бу көннәр эшләми торган бәйрәм көннәре булачак.