Әгерҗе шәһәрендә Төнге футбол лигасы тәмамланды

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Җиңүчеләрнең исемнәре билгеле.

Ай дәвамында, 25 февральдән 25 мартка кадәр, Әгерҗедә Төнге футбол лигасы кысаларында мини-футбол матчлары узды. Уеннарда барлыгы җиде команда катнашты. Искәртәбез, лига инде өченче тапкыр уза.

Узган ял көннәрендә финал уеннары узды һәм җиңүчеләр ачыкланды. Шулай итеп, "Локомотив - 2000-2003" командасы беренче урын, "Локомотив - 2004-2006" икенче урын, "СССР" командасы өченче урында ( 40+ ).


Ярышларны оештыручы хәбәр иткәнчә, ДЮШС тренеры Алексей Колчин хәзер стадионда 6+1 форматында зур футбол старт ала. Уеннарга теләге булган һәркем чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International