Әгерҗе районы онлайн коммуналка түләү буенча алдынгыларның берсе.
Социаль-мәдәни өлкә объектларына, гидротехник корылмаларга һәм күпфатирлы йортларга капиталь ремонт эшләренең торышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Айзатуллин республика буенча онлайн-форматта коммуналка өчен түләүләр өлеше арткан уртача күрсәткеч буенча саннар җиткерде. Бүгенгә төбәк буенча бу 72,5%.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренчә, абсолют лидер - Чаллы автокаласы. Шулай ук Әгерҗе, Лениногорск, Менделеевск, Баулы, Түбән Кама, Лаеш районнарында һәм кайбер башка районнарда югары күрсәткечләр күзәтелә. 28 районда бу күрсәткеч 50 дән 72,5% ка кадәр тәшкил итә. Өч район-аутсайдерлар да аталды. Бу - Чүпрәле, Мамадыш, Балтач районнары, анда коммуналка өчен онлайн-транзакцияләр өлеше әлегә яртысына да җитмәгән.
Марат Мансурович түләү дисциплинасы һәм татарстанлыларның энергия ресурслары өчен бурычлары турында сөйләде. Быел гыйнвар-февраль айларында түләүләр 0,6 %ка кимеде һәм республика буенча уртача 94 % тәшкил итте, дип билгеләп үтте ул.
2023 елның 1 мартына газ өчен түләнмәгән бурыч суммасы 303,5 млн сум тәшкил иткән. 18 муниципалитет газчылар алдында үз бурычларын үтәмәде, шуларның 10сы бурычларын арттырды.
Министр муниципаль берәмлекләр башлыкларына мөрәҗәгать итте - булган бурычларны бетерү буенча чаралар күрергә һәм яңасын булдырмаска.
Элегрәк "Әгерҗе хәбәрләре" хәбәр иткәнчә, Әгерҗе районы җитәкчесе Ленар Нургаянов проблемалы объектлар буенча Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Мансур улы Айзатуллин белән берлектә йөреп чыкты.
Җитәкчеләр Чайковский һәм Чапаев урамындагы котельныйларда булдылар, капиталь ремонт таләп итә торган Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалының тулай торагын карадылар. Киләчәктә уртак эш планнары турында фикер алыштык.